news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районында шәхси йортта чыккан янгында бер кешенең гомере өзелгән

Янгын 20 квадрат метр мәйданга зыян китергән.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстанның Ютазы районында шәхси йортта чыккан янгында бер кешенең гомере өзелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Тышкы эшләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына янгын турындагы хәбәр кичә 12.00 сәгатьтән соң килгән. Шаһитлар Ютазы районында Урыссу бистәсендә зур булмаган шәхси йорт януы турында хәбәр иткән.

Гадәттән тыш хәл урынына 42нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Аларны күршеләре каршы алган һәм йортта кеше булырга мөмкинлеген хәбәр иткән. Янгын сүндерүчеләр 10 минутта янгынны сүндергән. Җимерекләрне тикшергәндә, 78 яшьлек хуҗаның мәете табылган.

Янгын 20 квадрат метр мәйданга зыян китергән. Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗига янгын белән сак эш итмәү аркасында чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot