news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районында нефть түгелгән

Кар эрүдән барлыкка килгән су белән бергә, нефть сазлыклы урынга түгелгән.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”).Ютазы районында нефть үткәргеч тишелеп, нефть агу нәтиҗәсендә 105 квадрат метр туфрак зыян күргән. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хәбәр итә.

Дым Тамак авылы янәшәсендә, кар эрүдән барлыкка килгән су белән бергә, нефть сазлыклы урынга түгелгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторларының Татар табигать саклау районара прокуратурасы таләбе буенча әлеге урынга вакытында чыгуы тискәре нәтиҗәләрне оператив рәвештә бетерергә ярдәм итте.

Су өслегеннән һәм туфрактан нефтьне адсорбент сибү юлы белән җыеп алдылар. Махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре пычранган судан һәм туфрактан пробалар алды. Эшнең барлык материаллары хокук бозучыга карата прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен тапшырылачак, - диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100