news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районында Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады булды

Яңа елның иң популяр җырларына «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле кызлары флэш-моб оештырды.

Ютазы районында Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады булды
Ильмира Галиева

(Ютазы, 29 декабрь, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Илмира Галиева). Бу көннәрдә Ютазы районы тарихында тәүге тапкыр Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады узды. Аларга әкияттән патшалыгыннан килгән күп сандагы персонажлар кушылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Матур костюмнар, дәртле музыка, тамашачыларның хуплау авазы — болар барысы бергә күңелле бер тамашага әверелде. «Олимп» спорт комплексыннан башланып, район мәдәният йортына кадәр дәвам иткән Яңа ел парадында 400гә якын кеше катнашты.

Ахыргы тукталышка килеп җиткән Кыш бабайлар һәм Кар кызлары, тамашачылар чыршы тирәли зур түгәрәк ясап, әйлән-бәйләнгә чыкты. Яңа елның иң популяр җырларына «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле кызлары флэш-моб оештырды. Район мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары музыкаль номерлар белән халыкны сәламләде.



news_right_1
news_right_2
news_bot