Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ютазы районында кече авыллар көнен бәйрәм иттеләр
Район үзәгеннән килгән артистлар күңелле концерт программасы тәкъдим итте.
(Ютазы, 31 июль, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Илмира Галиева). Шимбә көнне Ютазы районының Алма-Ата авылында туган, шунда үскән кешеләр, аларның оныклары һәм оныкчыклары, күпсанлы туганнары һәм дуслары кече авыллар көне уздырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бәйрәм иртәсен алар файдалы эштән башлады. Авыл зиратында зур өмә узды. Әлеге изге эштә бер йөздән артык кеше катнашты һәм бүген төп йортта тәртип һәм чисталык урнашты.
Алма-Ата авылы үзәге чын бәйрәм мәйданын хәтерләтте. Район үзәгеннән килгән артистлар күңелле концерт программасы тәкъдим итте. Җыр һәм биюләр авылның иң өлкән кешеләрен, озак еллар тигез никахта яшәүче гаиләләрне котлау белән аралашып барды. Халык бик теләп төрле уеннарда катнашты.
Балалар өчен төрле күңел ачу чаралары оештырылды. Уртак көч белән корылган сый-нигъмәтле табын Алма-Ата авылында тагын күңелле, юмарт һәм тырыш халык яшәвен бер кат дәлилләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз