news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районында кайбер балаларның ата-аналарына кисәтү ясадылар

Балаларның берсе “комендант” сәгатен бозган, икенчесе – правасыз машина йөрткән.

Ютазы районында кайбер балаларның ата-аналарына кисәтү ясадылар
Ильмира Галиева

(Ютазы, 28 июль, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазыда Балигъ булмаган балалар эшләре буенча һәм аларның мәнфәгате сагында торучы район комиссиясе утырышында кайбер балаларның ата-аналарына кисәтү ясадылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан территориясендә кабул ителгән “комендант” сәгатен бозган – кичке 11 сәгатьтән соң өлкәннәр озатуыннан башка урамда йөргән үсмерләр һәм аларның законлы вәкилләре “келәмгә” чакыртылды.

Балаларның моңа кадәр тәртип бозу очраклары теркәлмәвен исәпкә алып, аларга кисәтү ясалды. Тик менә машина белән идарә итәргә хокук бирүче таныклыгы булмый торып, руль артына утырган малай өчен аның анасына штраф түләргә туры киләчәк.

Комиссия әгъзалары тәрбиясендә балигълык яшенә җитмәгән баласы булган пенсионер ананы административ җәзага да тартмаган булыр иде. Әмма хатын-кызның үсмер улы өчен җаваплылык хисе тоймавы, аның тупаслыгы комиссия әгъзаларын әлеге очракка икенче күзлектән карарга мәҗбүр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100