news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районында күпфункцияле корт ачылды

Футболчылар һәм баскетбочылар яңа спорт мәйданчыгында беренче уеннарын уздырды.

(Ютазы, 6 ноябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районы  “Энергия” стадионында республика программасы буенча төзелгән күп функцияле кортны ачу тантанасы булды.

Чарада яшь спортчылар, аларның тренерлары катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Свелана Пройдакова сәламләү сүзе белән чыкты һәм аңа корт капкасына бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы бирелде. Футболчылар һәм баскетбочылар яңа спорт мәйданчыгында беренче уеннарын уздырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot