Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ютазы районында хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр
Хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасының дәрәҗәле бүләкләре, мактаулы исемнәре бирелде.
(Ютазы, 13 октябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Шушы көннәрдә Ютазы авылы мәдәният йортында авыл хуҗалыгы, җитештерү тармагы, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәрен зурлау хөрмәтеннән хезмәт алдынгылары слеты узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде. Хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасының дәрәҗәле бүләкләре, мактаулы исемнәре бирелде, муниципаль район башлыгының Мактау кәгазьләре тапшырылды.
"Кайсы гына тармакны алып карасак та, бөтен эшебез, тормышыбыз җир белән бәйле. Җирне хезмәт кешесе тәрбияли, җир исә үзен тәрбияләүченең хезмәтен данлы, мактаулы итә. Бүгенге бәйрәмдә катнашучы һәм бәйрәмгә килә алмаган барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бәйрәм белән тәбрик итәм. Куйган хезмәтегезнең нәтиҗәсен күреп, сәламәт яшәгез", - дип теләде Ютазы районы башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Аяз Шафигуллин.
Чарада Татарстан Республикасының "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле, "Курайчы" төркеме җитәкчесе, виртуоз-курайчы, Башкортостан Республикасының халык артисты Роберт Юлдашев, Татарстан Республикасының атказанган артисты Филүс Каһиров һ.б. чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз