news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды

Урыссу бистәсе спортчылары белән волейбол мәйданында көч сынашырга күрше Октябрьский каласы командасы да килде.

Ютазы районында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды
Ильмира Галиева

(Ютазы, 11 март, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы “Олимп” спорт комплексында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды, дип яза җирле басма.

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм уенында дүрт команда очрашты. Урыссу бистәсе спортчылары белән волейбол мәйданында көч сынашырга күрше Октябрьский каласы командасы да килде. Бәйрәм иртәсе булуы үз сүзен әйтми калмады – гүзәл затларыбызның һәр хәрәкәтендә күңел көрлеге чагылса, йөзләреннән елмаю чаткысы китмәде. Алар үз уеннарыннан зур канәгатьлек алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100