Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ютазы районында флюорографик тикшерү узу буенча план үтәлеше 99 процент тәшкил итә
Август аенда торак пунткларда күчмә флюорограф эшли башлады.
(Ютазы, 20 август, "Татар-информ", "Ютазы таңы" Ильмира Галиева). Агымдагы елның беренче ярты елында Ютазы районында 8650 кеше флюорографик тикшерү узарга тиеш булса, бүгенгә көнгә план үтәлеше 99 процент тәшкил итә, дип яза җирле басма.
Ютазы районы халкына флюорографик тикшерү узуны тагын да ныграк тәэмин итүне оештыру максатында август аенда торак пунткларда күчмә флюорограф эшли башлады. Әлеге эш Кече Урыссу, Бәйрәкә авылларында аеруча зур оешканлык белән узды.
- Күчмә флюорограф 2100 кешегә диагностик тикшерү уздырырга тиеш булса, үтәлеш илле процент. Атна ахырына без аны тулаем үтәп чыгуны максат итеп куябыз. Әйтергә кирәк, күчмә флюорограф ярдәмендә без пенсия яшендәге халыкны, күченеп йөрү авыр булган кешеләрне колачлауны күздә тотабыз, чөнки безнең районда туберкулез буенча вәзгыять киеренке кала бирә, - дип хәбәр итте районның баш табибы Светлана Шакирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз