news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районында асфальт заводы ачылды

"КамАЗ" автомобиленә өр-яңа заводтан асфальт төяделәр.

Ютазы районында асфальт заводы ачылды
yutazy.ru/

(Ютазы, 28 июнь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Бүген район тормышында тантаналы вакыйга булды – Алабакул авылында асфальт заводы ачылды. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятисенең хезмәт коллективын, район советы депутатларын, җитәкчеләрне, җәмәгатьчеләрне әлеге тарихи вакыйга белән район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина тәбрик итте. Ул асфальт заводы ачуга шәхси өлешен керткән өчен юл мастеры Рөстәм Мортазинга, юл эшчесе Анатолий Павловка рәхмәт хатлары тапшырды һәм әлеге хезмәтчәннәргә заводның истәлекле флагын күтәрү хокукы бирелде.

Традицион ал тасманы кисү хокукы район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе директоры Илшат Камалдинов, Димтамак авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Илгиз Сәләмовка бирелде.

"КамАЗ" автомобиленә өр-яңа заводтан асфальт төяделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot