news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районында 15 мең агач утыртачаклар

Узган шимбәдә барлыгы бер йөздән артык үсенте утыртылды.

Ютазы районында 15 мең агач утыртачаклар
yutazy.ru

(Ютазы, 6 октябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Октябрь аенда Ютазы районы территориясендә 15 меңгә якын агач утыртачаклар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шимбә иртәсендә Урыссу бистәсенең Пушкин һәм Жуков урамнарында агач утырту буенча зур өмә узды. Барлыгы бер йөздән артык үсенте утыртылды.

Чарада районның беренче шәхесләре – башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Аяз Шафигуллин, аның беренче урынбасары Светлана Самонина, муниципалитетның башка бүлек җитәкчеләре, Ютазы мәктәбенең “Яшел патруль” хәрәкәте әгъзалары һәм, әлбәттә, активистлар – район иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

2019 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасында “Урман атнасы – 2019” республика табигатьне саклау акциясе кысаларында “Урман утырту көне” узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100