news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы юлында йөк машинасы янган

Янгынның транспорт чарасы системаларының, механизмнарының төзек булмавы аркасында килеп чыккан булуы ихтимал.

Ютазы районы юлында йөк машинасы янган

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук).  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүген 12 сәгать 39 минутта 101нче янгын сагы номерына шалтыратып, Ютазы - Кәрәкәшле автомобиль юлының икенче чакрымында йөк машинасы януын әйткәннәр.

Янгын сүндерүчеләр җиде минутлап ут белән көрәшкән. Нәтиҗәдә, ут 15 квадрат метр мәйданлы «КАМАЗ» машинасын юк иткән.

Янгынның транспорт чарасы системаларының, механизмнарының төзек булмавы аркасында килеп чыккан булуы ихтимал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100