news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы Яссытугай авылында тракторларга һәм тагылмаларга техник тикшерү үткәрелде

Техник тикшерү уздыру 80нән артык кагыйдә белән бәйле.

Ютазы районы Яссытугай авылында тракторларга һәм тагылмаларга техник тикшерү үткәрелде
Ильмира Галиева

(Ютазы, 1 апрель, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы Яссытугай авылында “Уңыш” җәмгыяте базасында тракторларга һәм тагылмаларга техник тикшерү үткәрелде,дип яза җирле басма.

Ютазы районында Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Назыйм Рәкыйпов беренче эш итеп авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән җыелган инженер-техник хезмәткәрләргә техник карауның яңа таләпләрен аңлатты. Аннан соң ул ремонттан чыккан МТЗ-82 тракторының техник торышын тикшерде, эш барышында белгечләр һәм механизаторларның игътибарын аеруча мөһим булган моментларга җәлеп итте. Техник тикшерү уздыру 80нән артык кагыйдә белән бәйле, димәк, язгы кыр эшләре алдыннан тракторны басуга чыгарганчы, бик зур күләмдә эш башкару таләп ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100