Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазы районы Урыссу үзәк район хастаханәсендә педиатрлар җитешми
Бүгенге көндә Урыссу үзәк район хастаханәсендә балалар табиблары җитешмәве ата-аналар арасында шау-шу тудырды.
(Ютазы, 29 сентябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Бүгенге көндә Урыссу үзәк район хастаханәсендә балалар табиблары җитешмәве ата-аналар арасында шау-шу тудырды, дип яза район газетасы.
Хәзерге вакытта балалар консультациясендә бер педиатр кабул итә, балалар бүлегендә, шулай ук, бер табиб эшли. Хастаханәдә кадрлар соравы ачык кала – бу мәсьәләне чишү өстендә чаралар күрәбез – республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтына игъланнар элдек, шулай ук “Земский докор” программасы буенча белгечләрне җәлеп итү буенча актив эзләнүләр алып барабыз, дип хәбәр итте районның баш табибы Светлана Шакирова. Аның сүзләре буенча, бүгенге көндә балалар консультациясендә кабул итү берничә агымга бүленгән – бер кабинетта кечкенә авырулар кабул ителсә, медицина тикшерүе һәм белешмәләр бирү буенча пациентлар аерым кабул ителә.
- Кечкенә пациентлар белән табибка килгән ата-аналарны яңа эш тәртибе белән таныштырабыз. Өлкәннәрне борчыган сорауларга җавап бирәбез, кабул итү шартларын тагын да яхшырту буенча аларның теләкләрен исәпкә алабыз. Шул ук вакытта пациентларның да түземрәк булуларын һәм табибка хөрмәт белән карауларын телисе килә, - дип белдерде доктор.
Искәртәбез, табибка алдан дәүләт уңайлыклары порталы яисә регистратура аша язылу мәҗбүри.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз