news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы үз пенсионерларын кунакка дәшкән

Әбсәләм авылыннан килгән махсус кунак – “Сердәш” җыр ансамбле аларга күңелле ял мизгелләре бүләк иткән.

(Ютазы, 3 декабрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы таңы Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы үз пенсионерларын чәй табыны артына дәшкән, дип яза җирле басма.

Чал чәчле хезмәттәшләрен поликлиника мөдире Марат Сухорослов сәламләгән. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова аларга изге теләкләрен юллаган. Хезмәт ветераннары үзләре кайчандыр эшләп чыккан коллектив ирешкән уңышларны шатланып кабул иткән, аларны борчый торган проблемаларга битараф калмаган. Бәйрәм табыны артында очрашкан элекке хезмәттәшләр бергә эшләгән елларны да сагынып искә алган. Әбсәләм авылыннан килгән махсус кунак – “Сердәш” җыр ансамбле аларга күңелле ял мизгелләре бүләк иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100