news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районы Урыссу картодромында иң яхшы картингчылар ярышты

Ярышларда Сарман, Бөгелмә, Баулы кебек күрше торак пунктлардан гына түгел, Уфа, Алабуга, Бирск кебек ерак шәһәрләрдән килгән спортчылар да катнаша.

(Ютазы, 8 гыйнвар, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Районда Ютазы муниципаль районы башлыгы кубогына картинг буенча Татарстан Республикасының Көньяк-Көнчыгыш ачык кышкы кубогының икенче этабы узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Картингчылар, тренерлар һәм күпсанлы җанатарларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова сәламләде. Ярышларда Сарман, Бөгелмә, Баулы кебек күрше торак пунктлардан гына түгел, Уфа, Алабуга, Бирск кебек ерак шәһәрләрдән килгән спортчылар да катнаша. Унбер командадан 88 картингчы җиде төрле класста көч сынашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot