news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы Урыссу бистәсендә йортларны шәхси җылыту системасына күчерү төгәлләнгән

Татарстан Газлаштыру фонды 2 мең 910 фатирга һәм 82 шәхси йортка җылылык җибәргән.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Ютазы районы Урыссу бистәсендә күпфатирлы һәм шәхси йортларны шәхси җылыту системасына күчерү төгәлләнгән. Бу хакта бүген республикакүләм киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте яза.

Фәйзуллин сүзләренчә, республика программасы кысаларында Татарстан Газлаштыру фонды 2 мең 910 фатирга һәм 82 шәхси йортка җылылык җибәргән.

Фонд шулай ук авылларны су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту һәм республиканың бюджет учреждениеләрендә җылыту казаннарын алыштыру программалары төгәлләнде.

Казанда 1 мең 279 объектында аерым җылыту казаннары урнаштырасы бар, дигән министр.

Киңәшмәдә Ирек Фәйзуллин шулай ук мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында капиталь ремонт программасы тәмамлануы һәм киләсе елда бу программа кысаларында куелган бурычлар турында сөйләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100