Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазы районы Урыссу бистәсендә велосипедлар күпләп югала
Иң беренче чиратта, нәкъ менә милекче үзе гаепле.
(Ютазы, 10 август, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Соңгы арада Ютазы районы Урыссу бистәсендәге күп фатирлы йортларның подъездларыннан велосипедларны урлау очрагы күбәйде, дип яза район газетасы.
Бүген кайсы гына йортка килеп кермә, баскыч мәйданчыкларында хуҗасыз калдырылган ике көпчәкле транспортка күпләп тап булырга мөмкин. Велосипедларның юкка чыгуына, иң беренче чиратта, нәкъ менә милекче үзе гаепле. Мондый күңелсезлекләргә тарымас өчен велосипед хуҗаларыннан үз милекләренә игътибарны арттыру, аларны гараж, подвал, сарай кебек ишекләренә йозаклы эленә торган биналарга ябып кую таләп ителә, дип хәбәр итте полиция участок уполномоченныйлары бүлекчәсе начальнигы полиция майоры Рөстәм Ногоманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз