news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы Урыссу балалары «Карга боткасы» бәйрәмендә катнашкан

Балалар бәйрәмнең тарихы белән танышты.

Ютазы районы Урыссу балалары «Карга боткасы» бәйрәмендә катнашкан

(Ютазы, 28 март, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Ютазы районының Урыссу бистәсенең 2 нче мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмасында татар халкының иң популяр бәйрәмнәренең берсе булган «Карга боткасы» бәйрәмен уздырганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Икенче өлкән төркемдә тәрбияләнә торган малайлар һәм кызлар һәр язны, күчмә кошлар килгәндә үткәрелә торган күңелле бәйрәмнең эчтәлеге һәм тарихы турында тыңлаганнан соң, алар кызыклы уеннарда катнашты, халык биюләрен башкарды.

Ахырда, бәйрәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен генә уздырылса да, карга боткасы белән башка төркем нәниләре дә сыйланды. Балаларга мондый күңелле бәйрәмне татар теленә өйрәтүче тәрбияче Ләйсән Солтанова һәм музыка җитәкчесе Резеда Гәрәева оештырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100