news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районы Урыссу авылында яңа спорт мәйданчыгы ачылды

Ихата белән әйләндереп алынган мәйданчыкта берничә спорт инвентаре урнаштырылды.

Ютазы районы Урыссу авылында яңа спорт мәйданчыгы ачылды
Ютазы таңы

(Ютазы, 27 июль, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы территориясендә универсаль спорт һәм уен мәйданчыклары саны тагын бергә артты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Урыссу бистәсенең Славян тыкрыгында моннан берничә ел элек “Тузган торак” дәүләт программасы буенча сүтелгән ике катлы йорт урыны берникадәр вакыт чүплек урынын хәтерләтеп торды.

Агымдагы җәйдә санаулы көннәр эчендә әлеге территория чистартылды һәм биредә республика программасы буенча өр-яңа универсаль спорт һәм уен мәйданчыгы ясадылар.

Ихата белән әйләндереп алынган мәйданчыкта берничә спорт инвентаре урнаштырылды. Аларның төрле зурлыкта булуы төрле яшьтәге кешеләргә – өлкәннәргә дә, балалаларга да вакытны файдалы шөгыль артында уздыру өчен менә дигән шартлар. Ә инде гел кеченәләр өчен таган куелды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot