Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазы районы Урыссу авылында сквер ачылды
“Элекстросоединитель” заводының 50-еллык юбилее кысаларында, аның беренче директоры Михаил Васильевич Литвиновның исемен зурлап, сквер ачылды.
(Ютазы, 15 август, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Лилия Гәрәева). Кичә Урыссу бистәсе тарихында тагын бер истәлекле вакыйга булып узды. “Элекстросоединитель” заводының 50-еллык юбилее кысаларында, аның беренче директоры Михаил Васильевич Литвиновның исемен зурлап, сквер ачылды, дип яза район газетасы.
Сквер ачылу хөрмәтенә үзәк мемориаль комплекс янында истәлекле такта урнаштырылды. Чарага аның улы Сергей Михайлович Литвинов та чакырылган иде. Михаил Васильевич Казах ССРның Кустанай шәһәрендә туа. Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Ростов хәрби-инженер училищесын тәмамлый. Демобилизацияләнгәч, язмыш кушуы буенча безнең якларга килеп эләгә. Баштарак “Башнефть”, ә аннары Әбсәләм комбинатында эшли. Ә 1967 елның июненнән Казан радиокомпонентлар заводының 1 нче филиалының директоры итеп билгеләнә.
-Аны белгән, аның белән бергә хезмәт куйган кешеләр Михаил Васильевичны бик тә эшлекле, тынгысыз кеше буларак беләләрдер, дип искә алдылар әлеге кешене хезмәттәшләре. Аның иң зур казанышы шунда, филиал булдыру турындагы указга кул куелганнан бер ел узу белән завод беренче продукциясен чыгара.
-Завод район җитәкчелегенә аның беренче директоры Литвинов Михаил Васильевич исемен мәңгеләштерү максатыннан, сквер ачу теләге белән чыккач, район башлыгы Рөстәм Нуриев бу идеяне хуплап алды һәм әлеге урынны тәкъдим итте, дип район башлыгына рәхмәт сүзләре җиткерде “Электросоединитель” заводы генераль директоры Рәшит Нәбиуллин.
-Бүгенге көндә “Электросодинитель” заводы районда иң алдыңгылар рәтендә эшләүче заводларның берсе. Урыссуның 70-еллык юбилее заводның 50-еллыгы белән туры килү күп нәрсә турында сөйли. Монда иң тырыш, иң җитез, аңлаучан кешеләр эшли. Һәм бүген, аның беренче директоры Михаил Васильевич Литвиновның исемен мәңгеләштерә алуыбызга мин бик шат, дип чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итте Рөстәм Нуриев.
Чыгыш ясаган заводның ветераннар Советы рәисе Фәния Иламова, заводның элеккеге баш хисапчысы Дания Гайнетдинова әлеге кешенең никадәр үҗәт, ярдәмчел булуларын әйтеп уздылар. Ул еллардагы иң авыр - биналарны яңадан төзү эшләре, төзүчеләр һәм төзелеш материаллары булмау нәкъ менә Михаил Литвинов җилкәләренә ята. Һәм хәзерге буын яшьләренә әлеге кешенең тырышлыгы алдында баш ияргә, үзенең тәҗрибәсен һәм белемен калдырган өчен аны онытмый яшәргә өндәделәр.
Сквер ачу тантанасында катнашкан Михаил Васильевичның улы Сергей Михайлович “Электросоединитель” заводы генераль директоры һәм район башлыгы Рөстәм Нуриевка чиксез рәхмәт сүзләре җиткерде.
-Бу минем өчен әйтеп бетергесез зур шатлык. Әтиемнең рухы сөенеп ятадыр дип уйлыйм. Урыссуда аны онытмаулары, аның турында күпме уңай фикерләр яңгырау – бу аның эше бушка узмаган дигән сүз. Чөнки ул көн димәде, төн димәде һәрвакыт эштә булды. Без аны вакыт-вакыт өйдә күрми дә идек. Ул бөтен көчен әлеге заводка багышлады. Һәм мин бүген аның эше бушка узмаганын күрәм. Завод бүген дә эшләвен дәвам итә. Димәк, әтиемнең эше дәвамлы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз