Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазы районы Урыссу авылында Сабантуй бәйрәменә бүләк җыйдылар
Кемдер йомырка, кемдер хуш исле сабын бүләк итте.
(Ютазы, 25 июнь, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районы Урыссу урамнарын тальян моңына күмеп, кыңгыраулар таккан атка утырган яшьләр ямьле Каклы-күл аланында Сабантуена бүләк җыйдылар, дип яза район газетасы.
Авылларда, шулай ук районыбыз үзәгендә дә район мәдәният йорты яшьләре колгага сөлгеләр бәйләп, матур милли киемнәрдән өйдән-өйгә кереп бүләкләр җыеп, урамнарны күңелле җырларга күмеп уздылар.Инде ничәмә-ничә еллар буена йөри-йөри шомарган колгага, билгеле, иң әүвәл чигүле сөлгеләр, чигүле кулъяулыклар элделәр. Кемдер йомырка, кемдер хуш исле сабын бүләк итте. Бу көнне җыелган бик күп баш яулыклары киләсе Сабантуй уеннарында җиңүчеләргә кадерле бүләк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз