news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы Урал бистәсендә күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды

Бистәдә фельдшер-акушерлык пункты да яңа учреждениедә эшли башлады.

(Ютазы, 21 сентябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы" , Ильмира Галиева). "Авыл клублары” республика программасы буенча 50 тамашачыга исәпләнеп төзелгән учреждениене ачу тантанасы “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбленең “Халыклар дуслыгы” композициясе белән башланды, дип яза җирле басма.

Бәйрәмдә күпсанлы кунаклар белән беррәтән, район Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге вәкиле Гали Габдрахманов катнашты. Башкала кунагы яңа өй туе белән котлап, кыйммәтле бүләк тапшырды. Ә инде бар халык өчен район мәдәният йорты артистлары, иҗат коллективлары, шулай ук Урыссу сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре куйган концерт программасы зур бүләк булды.

Бистәдә фельдшер-акушерлык пункты да яңа учреждениедә эшли башлады. Күпфункцияле мәдәни үзәк белән янәшә урнашкан универсаль спорт мәйданчыгы да үзенең ясалма үләне өстендә беренче уенчыларны кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100