news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы терлекчеләре арасында бәйге узды

Машина белән саву операторлары савым аппаратын вакытка сүтеп-җыйдылар.

Ютазы районы терлекчеләре арасында бәйге узды
Ильмира Галиева

 (Ютазы, 3 июнь○, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Илмира Галиева). Ютазы районы “Кәрәкәшле” җәмгыяте җәйләвендә машина белән саву операторларының һәм ясалма орлыкландыру технологларының чираттагы район бәйгесе узды, дип яза җирле басма.

Аларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин сәламләде. Район советы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин уңышлы эш көне теләде.

Бәйге көне, гадәттәгечә, теоретик өлештән башланды. Җәйләүнең бер өлешендә савымчылар, икенче өлешендә көтүне үрчетүче технологлар турыдан-туры үз эшләре белән бәйле сорауларга җавап тотты. Машина белән саву операторлары савым аппаратын вакытка сүтеп-җыйган арада, ясалма орлыкландыру пунктына узган осеменаторлар җиһазлар белән эшләү, орлыкландыру процессына әзерләүне чынбарлыкта күрсәтеп бирергә тиеш булды. Шул арада савымчылар бәйгенең сыер саву өлешенә күчте. Бер сүз белән генә әйткәндә, әлеге чараларның һәрберсе башкаручылардан тирән белем, зур тәҗрибә таләп итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100