news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы терлекчеләре агымдагы елның беренче кварталына нәтиҗә ясады

Белгечләр фермаларда санитар көннәр оештыруны максат итеп куеп, санитария таләпләрен үтәүне дә алгы планга куйды.

(Ютазы, 2 апрель, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы район терлекчеләре агымдагы елның беренче кварталына нәтиҗә ясады. Тукай исемендәге җәмгыять базасында район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды, дип яза җирле басма.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт ветеринария берлеге белгечләре агымдагы елның беренче өч аенда терлекчелек тармагы эшчәнлегенә анализ ясады. Бүген авыл хуҗалыгы тауары җитештерү күләме республика бюджетыннан бүлеп бирелә торган субсидияләргә бәйле булуын күздә тотсак, эш барышында кимчелекләргә ул кую безгә бер дә отышлы түгел, дип искәртте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин. Белгечләр фермаларда санитар көннәр оештыруны максат итеп куеп, санитария таләпләрен үтәүне дә алгы планга куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100