news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы спортчылары гер спорты буенча республика беренчелегендә җиңгән

Шәхси зачетта Динара һәм Линара Әгълиевалар, Эдуард Свищев, Денис Белов, Булат Вәлиуллин беренче урынга лаек булган.

Ютазы районы спортчылары гер спорты буенча республика беренчелегендә җиңгән
yutazy.ru

(Ютазы, 3 февраль, "Татар-информ", "Ютазы таңы" , Ильмира Галиева). Биектау бистәсендә узган гер спорты буенча республика беренчелегеннән Ютазы районы спортчылары күп санлы җиңүләр белән кайтты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Олимп” спорт мәктәбе тренеры Роберт Вафауллин биргән мәгълүматлар буенча, мәктәп укучылары спартакиадасы зачетына кызлар һәм малайлар арасында узган ярышларда команда беренчелегендә Ютазы герчеләре пьедесталның беренче баскычына күтәрелгән. Эстафета формасында үткән спартакиада зачетында да ютазылылар җиңү яулаган.

Шәхси зачетта Динара һәм Линара Әгълиевалар, Эдуард Свищев, Денис Белов, Булат Вәлиуллин беренче урынга лаек булган. Степан Уханов, Искәндәр Шәмсуллин – икенче урында. Денис Рәшитов белән Илназ Сәгъдиев өченче урынга чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100