Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазы районы үсмерләре характер күрсәтә
Каразирек авылы мәктәбендә укучы бер бала укытучылар белән низагка кергән.
(Ютазы, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы балигъ булмаган балалар мәнфәгате сагында торучы комиссиянең район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева рәислегендә узган бүгенге утырышында ата-ана таләбенә буйсынырга теләмәгән, мөстәкыйльлек күрсәтергә теләгән кызлар һәм малайларның тәртибе тикшерелде, дип яза җирле басма.
Каразирек авылы мәктәбендә укучы бер бала укытучылар белән низагка кергән, Иске Урыссу авылындагы икенче бер үсмер күрше республикадан ук йөреп белем алырга тели, юлда хәрәкәт итү кагыйдәләрен санга сукмаган малайларга ике көпчәкле транспортлары белән вакытлыча хушлашырга туры килде. Ә менә Бәйрәкә авылындагы бер үсмер исә бөтен әдәп кысаларын да узган – үзенең генә спиртлы эчемлек куллануы җитмәгән, сыра белән ул балигълык яшенә җитмәгән башка малайларны да сыйлаган. Ә инде тегеләре – төрле “батырлыклар” кылган. Хәтта берсе әтисенең машинасын чәлдереп, авыл урамнарында җил белән ярышып йөрергә дә җөрьәт иткән. Тикшерелгән барлык беркетмәләр буенча да балаларның законлы вәкилләре – ата-аналар административ җәзага тартылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз