news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы сәнгать осталары “Тирән тамырлар” фестивалендә катнашты

Фестиваль халкыбызның гореф-гадәтләрен барлау максатыннан үткәрелгән.

(Ютазы, 9 февраль, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Фестиваль халкыбызның гореф-гадәтләрен барлау максатыннан Әлмәт шәһәрендә тәүге тапкыр фольклор коллективлары арасында узды. Анда Ютазы сәнгать осталары да катнашты, дип яза җирле басма.

“Сердәш” иҗат төркеме татар халык җырларына тезмә генә башкарып калмаган, әлеге үзешчән сәнгать осталары “Катык тәмләү”, “Әллүки” фольклор коллективы “Орчык бәйрәме” йолалары белән дә чыгыш тоткан. Руслан Исламов, Зәния Әфләтунова, Малик Миңнуллин, Мөнирә Хәнипова, Зөлфия Рәхмәтуллина, Наил Җәләев, Фәнис Нәбиуллин, Евгений Семенов Тәлгать Галләмов татар халык җырларын башкарып, тамашачының күңелен яулады, дип хәбәр иткән район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлиева. Фестивальдә ул халкыбызның иң моңлы җырларының берсе булган “Җидегән чишмә” белән сәхнә тоткан.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100