news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районы Подгорный бистәсендә күп функцияле үзәк ачылды

Подгорный халкын бәйрәм белән район башлыгы Рөстәм Нуриев һ.б. котлады.

(Ютазы, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Республика халкы ике бәйрәм – Корбан гаетен һәм Белем көнен бәйрәм иткәндә Ютазы районы Подгорный бистәсе халкы күңелендә тагын бер күңелле вакыйга белән истә калачак – биредә күп функцияле үзәк ачу тантанасы булды, дип яза җирле басма.

Подгорный халкын бәйрәм белән район башлыгы Рөстәм Нуриев, РТ Инвестицион-венчур фонды директоры урынбасары Артем Савва, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева һәм башкалар тәбрик итте. Республиканың “Авыл клублары” программасы буенча бик кыска вакыт эчендә калкып чыккан үзәкнең ишегенә бәйләнгән ал тасманы кисеп, эчкә узган халыкны Подгорный бистәсе үзешчәннәре дәртле җырлары, ялкынлы биюләре белән каршы алды. Җыр-моңга һәвәс халык бу көнне чын бәйрәмгә әверелдерде – төзүчеләр ихлас күңелләрен биреп төзелгән авыл клубы сәхнәсендә беренче концерт узды. Һәм безгә соңгысы булмасын дип кенә теләргә кала.

news_right_1
news_right_2
news_bot