news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы пенсионерлары VIII республика cпартакиадасының муниципаль турында катнашты

Спорт чарасы Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланды.

(Ютазы, 24 апрель, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазыда “Өченче яшь” VIII республика cпартакиадасының муниципаль турында катнашкан пенсионерлар үзләренең тәннәре белән дә, җаннары белән дә яшь һәм дәртле булуын тагын бер кат раслады, дип яза җирле басма.

Өлкән буын кешеләре арасында физик культура һәм спорт кыйммәтләрен популярлаштыруны, пенсионерлар җәлеп ителгән иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген активлаштыруны максат итеп куйган спорт чарасы Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланды. Ул ике көн дәвам итте. Шашка, шахмат, коралдан ату, дартс, йөзү буенча узган ярышларда кырыкка якын ютазылы катнашты. Мактау грамотасына ия булган 24 кеше арасында актив тормыш белән яшәүче пенсионерлар Камил Шәгәлиев, Дамир Уралов, Людмила Аккуратнова, Нурия Шәйхетдинова, Раиса Тихонова һәм башкалар бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100