Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ютазы районы механизаторларының хезмәте яхшы бәяләнде
Агымдагы атнада район агроберләшмәләрендә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Фәрит Әхмәтов катнашында эшче комиссия эшләде
(Ютазы, 15 апрель, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы механизаторларының хезмәте яхшы бәяләнде. Агымдагы атнада район агроберләшмәләрендә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Фәрит Әхмәтов катнашында эшче комиссия эшләде, дип яза район газетасы.
“Таң”, “Уңыш”, “Нәбиуллин”, “Кәрәкәшле”, “АгроМир”, Тукай исемендәге һәм “Вәлиев” хуҗалыкларында булган белгечләр беренче эш итеп тракторларның кырга чыгарга хәзерлеген, аларның техник карау узуын тикшерде. Күчмә ремонт звенолары булуы ачыкланды. Эш планына ярашлы агрегатлар хәзерлеге бәяләнде. Фәрит Әхмәтов хуҗалыкларда орлык фонды күләме һәм аның сыйфаты белән дә кызыксынды. Орлыкны агулап чәчүгә күрелә торган хәзерлек шулай ук көн кадагында тора торган сорауларның берсе.
- Тулаем алганда, районда язгы кыр эшләренә хәзерлек яхшы. “АгроМир”, "Уңыш”, Тукай исемендәге хуҗалыкларда куелган хезмәт аеруча югары бәя алды. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә барлык агроформированиеләрдә дә авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру тулы көченә бара. Механизаторларга кытлык юк. Орлык фондының тулысы белән югары сыйфатлы булуы да күп нәрсә турында сөйли, - дип хәбәр итте башкала белгече Фәрит Әхмәтов.
Шул ук вакытта ул урыннарда хезмәт куркынычсызлыгы юнәлешенәдә эшләп җиткерәсе чаралар барлыгына басым ясады. Җитәкчеләргә хезмәтне саклау мәсьәләләренә игътибарны арттырырга чакырды. Кеше сәламәтлеге бәрабәренә үстерелгән икмәкнең бәяләргә бик кыен, ә кайвакыт мөмкин дә түгел. Шуңа күрә эшчеләрнең язмышы беренче чиратта кайгыртылырга тиеш, дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз