news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районы механизаторлары терлек азыгын мулдан туплыйлар

Бүгенге көнгә җәмгысы 12 900 тонна печән, 47 400 тонна сенаж әзерләнгән.

(Ютазы, 5 август, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы механизаторлары терлек азыгын мулдан туплыйлар, дип яза район газетасы.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кырчылык тармагыннан бирелгән мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә җәмгысы 12 900 тонна печән, 47 400 тонна сенаж әзерләнгән. Хәзерге вакытта “АгроМир”, “Кәрәкәшле”, “Таң”, “Гафиятов” агроформированиеләрендә яшел урак көйле бара. “Уңыш” җәмгыятендә печән планга карата 100 процент тупланган булса, “Таң” агроколлективында хуш исле азык 130 процентка тупланган. “Нәбиуллин” фермер хуҗалыгы механизаторлары сенажга булган хаҗәтне – 136, “Вафауллин” фермер хуҗалыгы эшчеләре исә 172 процентка арттырып үтәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot