news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы механизаторлары сабанчылар бәйгесендә катнашты

Мактаулы пьедесталга күтәрелгән механизаторлар гына түгел, барлык катнашучылар да акчалата премия белән билгеләнде.

Ютазы районы механизаторлары сабанчылар бәйгесендә катнашты
Ильмира Галиева

(Ютазы, 10 июнь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Тукай исемендәге җәмгыять җирендә сабанчылар бәйгесе узды.Җирбагарларны район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина сәламләде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин, табигать көйсезлекләренә бирешмичә, язгы кыр эшләрен оптималь срокларда башкарып чыккан җирбагарларга ихлас рәхмәтен белдерде, дип яза район газетасы.

Старт бирелүгә, басу тракторлар гүленә күмелде – чабышкы атлар кебек 13 берәмлек трактор берьюлы алга ыргылды. Мондый бәйгеләрдә комиссия әгъзаларының очлы күзеннән уңай күренешләр дә, җитешсезлекләр дә читтә калмады – буразналарның туры ярылуы, эшкәртелгән участокның тигезлеге, чүп үләннәренең эшкәртелүе, сөрү тирәнлеге...

Механизаторлар кырда көч сынашкан арада, җитәкчеләр һәм белгечләр арасында ярыш игълан ителде. Алар вакытка мылтык сүтеп-җыюда үз осталыкларын күрсәтте. Бәйгенең төп шартын – үзләренә билгеләнгән җир кишәрлеген эшкәртеп чыккан механизаторлар өчен әле дә ярыш көне тәмамланмады. Алар трактор артына йөк эләктереп, фигуралы йөрештә үз осталыкларын күрсәтте.

Бәйге бүләкләргә бай булды – мактаулы пьедесталга күтәрелгән механизаторлар гына түгел, барлык катнашучылар да акчалата премия белән билгеләнде. Тәмле төшке аш ашап, район артистлары куйган концертны карап, кулларына мулдан тутырылган күчтәнәч җыелмасын тотып, өйләренә таралган сабанчыларның күңелләре күтәренке иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100