news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районы өлкәннәре велосипедларда ярышты

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар.

Ютазы районы өлкәннәре велосипедларда ярышты
yutazy.ru

(Ютазы, 9 октябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районында өлкәннәр көне декадасы кысаларында “Энергия” стадионында велоузыш узды. Ярышларда егермегә якын өлкән буын кешесе катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Катнашучылар, өлкән яшьтә булуларына карамастан, яхшы формада икәнлекләрен күрсәттеләр. Ике категориягә бүленеп, хатын-кызлар һәм ир-атлар стадион тирәли әйләнеп, үзләренең әлеге тимер атта ничек итеп оста җилдерә белүләрен күрсәттеләр. 

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot