news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы Кече Урыссу авылында спорт мәйданчыгы ачылды

Уеннарда катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

Ютазы районы Кече Урыссу авылында спорт мәйданчыгы ачылды
Ильмира Галиева

(Ютазы, 11 август, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Кичә, Физкультурачылар көне кысаларында, Кече Урыссу авылында дәүләт программасы буенча төзелгән яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Авыл балалары башкаруында флешмоб белән ачылган тантанага җыелган авыл халкын Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Шәрипов сәламләде һәм яңа объект капкасына бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы да аларга бирелде.

Бәйрәм көнендә авыл җирлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган уеннар гомумән күңел күтәренкеле белән узды. Уеннарда катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100