news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы Кече Урыссу авылында Камил Ибраһимовның картиналар күргәзмәсе ачылды

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган күргәзмә «Менә минем авыл, менә минем кадерле йортым» дип исемләнгән.

Ютазы районы Кече Урыссу авылында  Камил Ибраһимовның картиналар күргәзмәсе ачылды
yutazy.ru

(Ютазы, 7 февраль, «Татар-информ», «Ютазы таңы»). Ютазы районы Кече Урыссу мәдәният йортында Россия рәссамнарының иҗат берләшмәсе әгъзасы, район рәссамы, Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Камил Ибраһимовның картиналар күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган күргәзмә «Менә минем авыл, менә минем кадерле йортым» дип исемләнгән.

Күргәзмәгә республикабызның төрле шәһәрләреннән килгән каләм ияләреннән тыш, күрше Башкортстан Республикасыннан да рәссамнар килгән иде.

Күргәзмә ачылу уңаеннан анда район башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин да булды.

«Үзебезнең җирлектә ерак араларны якын итеп килгән мәртәбәле кунакларны күрүгә мин бик шат. Ташкичү, Бәйрәкә авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләренең ата-бабаларын, нәсел-ыруларын онытмаулары белән башкалардан аерылып тора. Һәм мин сезнең үз картиналарыгызда шуны чагылдыра алуыгыз белән чын күңелдән горурланам», — дип кунакларны сәламләде ул.

Бу көнне чарада катнашучылар рәссамның Бәйрәкә һәм Ташкичү авылының матурлыгын, байлыгын тасвирлаган, ата-бабаларның, күренекле кешеләрнең портретлары төшерелгән рәсемнәр белән таныша алды.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100