news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районы Кече Урыссу авылында борынгы йолаларының берсе "Бәби туе" күрсәтелде

атар гаиләсендә сабый тугач, аңа матур мәгънәле исем кушу әти-әнинең бурычы.

(Ютазы, 17 май, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районы Кече Урыссу авылы мәдәният йортында татар халкының борыңгы йолаларының берсе "Бәби туе" күрсәтелде. Бу чарага районның мәдәният йорты җитәкчеләре һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре килде, дип яза район газетасы.

Татар гаиләсендә сабый тугач, аңа матур мәгънәле исем кушу әти-әнинең бурычы. Менә шушы гүзәл йоланы Кече Урыссу мәдәният йорты хезмәткәрләре җиренә җиткереп, һәр мизгелен уйлап тамашачыга җиткерә алды. Монда без бишек җырларын, мәкальләр, сынамышлар, табышмаклар, мөнәҗәтләр, халкыбызда яшәгән ышануларны ишеттек. Кода-кодагыйлар һәм яшьләр арасында булырга тиешле хөрмәт, кунакчыллык, бер-берсен олылауны да күрдек. Ә бәйрәмгә килгән Камил хәзрәтнең үгет-нәсихәте, вәгазе аеруча үтемле һәм файдалы булды. Юк, онытылмаган әле Кече Урыссу авылында халык йолалары һәм күңел бизәкләре! Фойеда авыл халкының кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм ата-аналарның фантазиясенә һәркем таң калдырды. Бәйрәмнең икенче өлешендә авыл үзешчәннәре һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре безне үзләренең җыр-биюләре белән сөендерде. Тамашачыларга бигрәк тә авылыбызның иң яшь буыны башкарган биюләр ошады, диелә район хәбәрендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot