news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы Кече Урыссу авылында Бөек Җиңү көненә әзерләнәләр

Өмәдән соң авылның мәдәният хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны тол хатынына бәйрәм бүләге тапшырганнар.

(Ютазы, 2 май, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районы Кече Урыссу мәктәбе укучылары авыл уртасындагы ике һәйкәл тирәсен чистарту буенча волонтерлык эше башкарган, дип яза җирле басма.

Малайлар һәм кызлар Җиңү паркын куралардан азат иткән, түтәлләрне тигезләгән. Өмәдән соң авылның мәдәният хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны толы Зәйтүнә Шәрип кызы Шакирҗанова янында булган. Аның белән тормыш хәлләре турында сөйләшкәннәр, моңлы җырларга ияреп, яшьлек елларына кайтып килгәннәр.

хырда республика һәм район җитәкчелегенең Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан хәзерләнгән бүләген тапшырдык, дип хәбәр итә авыл активистлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100