news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районы Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда яз акциясе башланды

Анда Кәрәкәшле мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты.

(Ютазы, 23 апрель, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда яз акциясе башланды, дип яза район газетасы.

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда “Татарстанда музейлар язы - 2017” республика акциясе кысаларында “Мин – Россия гражданины. Мин – Татарстан баласы!” исемле чара узды.

Анда Кәрәкәшле мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты. Алар ил гражданиның төп документы булган паспорт, Россия һәм Татарстан Республикасы символикалары - флаг, герб, гимн тарихлары белән таныштылар. Чарада катнашучыларга музей архивында сакланучы паспорт үрнәкләре күрсәтелде, дип хәбәр итте музей директоры Гөлнара Хәмидуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot