Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ютазы районы Кәрәкәшле музеенда күрсәтмә лекция узды
Балалар Сталинград сугышы һәм әлеге канкойгыч бәрелештә катнашкан батыр фронтовиклар турында мәгълүмат тупладылар.
(Ютазы, 3 февраль, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Кичә Ютазы районы Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда совет гаскәрләренең Сталинград бәрелешләрендә җиңү яулау уңаеннан күрсәтмә лекция үткәрелде, дип яза район газетасы.
Чарада Кәрәкәшле мәктәбенең 5, 6, 7 сыйныф укучылары катнашты. Балалар Сталинград сугышы һәм әлеге канкойгыч бәрелештә катнашкан батыр фронтовик авылдашларыбыз турында мәгълүмат туплады, диде музей җитәкчесе Гөлнара Хәмидуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз