Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазы районы “Кәрәкәшле” җәмгыяте базасында агрономик конференция узды
Чарада катнашучылар орлыкларның шыту сәләтен дә өйрәнде.
(Ютазы, 3 апрель, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районы “Кәрәкәшле” җәмгыяте базасында бүген агрономик конференция узды, дип яза район матбугаты.
Бу юлы да аларның эш көне район кырларында игелә торган бөртекле һәм кузаклы культураларның сыйфатын тикшерүдән башланды. Чарада катнашучылар орлыкларның шыту сәләтен дә өйрәнде. Конференциянең теория өлешендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән беррәттән, республика Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев та доклад белән чыкты. Агроном-галим елның елга охшап килмәвен, шулай да механизатор алдында туфрактагы дымны югалтмыйча, чәчү кампаниясен кыска агросрокларда башкарып чыгу – беренче чираттагы бурыч булуын тагын бер кат искәртеп, озак еллар дәвамында файдаланудан тәмам алҗыган туфракка өстәмә сый бирү һәм югары уңыш белән тәэмин итүче башка факторлар турындагы бай мәгълүматлы чыгыш тотты, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз