Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазы районы Кәрәкәшле авылында кечкенә балалар бандитлык юлына баскан
Агрессия күрсәтүче үсмерләр башка мәктәпләрдә дә бар.
(Ютазы, 24 сентябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районы Кәрәкәшле авылында кечкенә балалар бандитлык юлына баскан, дип яза җирле басма.
Район башкарма комитеты карамагындагы балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссиянең бүген узган утырышында Кәрәкәшле авылы балаларының тәртибе тикшерелде. Бер төркем кечкенә бала төрле хулиганлыклар кыла – акча урлый, күрше-күләннең тынычлыгын бозып, өйләргә таш ыргыта... Эш шуңа кадәр барып җиткән, хәтта әлеге банданың кайбер әгъзалары шелтә белдергән авылдашларына йорт-җирләренә ут төртү белән дә янаган...
Агрессия күрсәтүче үсмерләр башка мәктәпләрдә дә бар. Аларның һәркайсы белән аерым эшләү мөһимлеген искәртеп узган район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Пройдакова, әлеге балаларны күбрәк җәмәгать эшләренә, спортка җәлеп итүне максат итеп куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз