news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы Кәрәкәшле авылы инвалидларын хөрмәтләделәр

Районнан килгән кунаклар аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Ютазы районы Кәрәкәшле авылы инвалидларын хөрмәтләделәр
Ильмира Галиева

(Ютазы, 22 июль, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Кичә район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкова, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Ютазы районы бүлеге җитәкчесе Гөлнара Әбилтарова Кәрәкәшле авылында гомер итүче сукырлар оешмасы әгъзалары янында булды. Бу турыда район басмасы яза.

Вәсилә Зыязетдин кызы Шәкүрова 22 ел сукырлар җәмгыяте әгъзасы булып тора. Сәламәтлеге нык булмаса да, ул тулы кыйммәтле тормыш белән яши, авыл инвалидларын кайгыртып, район оешмасы белән тыгыз элемтәдә тора. Аның авылдашы Рәис Шәйдулла улы Хәмидуллинның да күзләре начар күрә. Әмма аңа тормышны яратырга, хезмәт сөеп яшәргә сәламәтлегендә булган кимчелекләр киртә түгел.

Өлкән буын вәкилләре үзләренә булган игътибардан бик канәгать калды. Районнан килгән кунаклар аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре чәй табыны корган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100