news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы Иске Урыссу авылында үзара салым буенча референдум уза

Үзара салым акчасына 2019 елда изге йортларны төзекләндерү планлаштырыла.

(Ютазы, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районының Иске Урыссу авылы халкы үзара салым җыю буенча референдумда катнаша. Бу хакта "Ютазы таңы" газетасы хәбәр итә. 

Үзара салым кертү буенча бүген уза торган референдумга Иске Урыссу авылы гражданнары яхшы кәеф белән килә. "Юллар яхшы, зиратларны тәртипкә кертү буенча өмәләр уза", - дип үз фикере белән уртаклашты пенсионерлар.

Чыннан да, киләсе елда халыктан җыелачак һәм республика бюджеты хисабына дүрт тапкырга артып кайтачак әлеге социаль түләү хисабына 2019 елда да изге йотларны төзек тоту күздә тотыла.

Сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Йосыпова хәбәр итүенә караганда, тавыш бирү яшендәге гражданнар арасыннан 10 сәгатькә сайларга килгән халык саны 25 процентны тәшкил иткән.  Йорттан чыгып йөри алмый торган кешеләрне яннарына барып сайлаттыруны комиссия әгъзалары төшке аштан соң планлаштыра. Андыйлар Иске Урыссу авылында 13 кеше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100