Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ютазы районы игенчеләренең зур җыенында агымдагы елга планнар билгеләнде
Конференциянең пленар өлешендә 2017 елда эшләнгән агрочараларга нәтиҗә ясалды, агымдагы елга планнар билгеләнде.
(Ютазы, 27 март, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Илмира Галиева). Ютазы районы игенчеләре зур җыенда булды. Язгы кыр эшләре алдыннан традицион рәвештә уза торган агрономик конференцияне быел “Таң” җәмгыяте базасында оештырылды, дип яза җирле басма.
Конференциянең беренче көн өлеше машина-трактор паркында башланды. Хәзерге вакытта механизация тармагында авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру дәвам итә, чәчүдә ике агрегат катнашачак, берсе – запаста торачак. Хуҗалар узган елда сатып алган «Быстрица» чәчкеченең техник сыйфатлары катнашучыларда зур кызыксыну уятты. “Таң” җәмгыяте элек-электән үк тәртипкә салынган ашлык складлары белән аерылып торды. Өстәвенә, алар орлыкка да бай булса, үзе бер бәрәкәт. Җәмгыять сортлар яңарту өстендә эшли. Быел ул 300 гектада борчак чәчүне күздә тота – җитәрлек орлык хәстәрләп куелган.
Конференциянең пленар өлешендә 2017 елда эшләнгән агрочараларга нәтиҗә ясалды, агымдагы елга планнар билгеләнде. Агымдагы елда сабан культураларын 23,6 мең гектарда чәчү күздә тотыла. Шуның 13 мең ярым гектарында – бөртекле һәм кузаклы культуралар урнашса, җиде мең гектарга якын мәйданны терлек азыгы, шул исәптән өч меңнән артык гектарын кукуруз биләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз