news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы фермеры үз хуҗалыгының финанс-икътисади хәлен ныгыту чараларын күрә

Рамил Гәрәев республика программалары белән беррәттән, федераль программаларда да бик теләп катнаша.

(Ютазы, 28 ноябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы Димтамак авылы фермеры Рамил Гәрәев үзе җитәкли торган хуҗалыкның финанс-икътисадый хәлен ныгыту өстендә тиешле чаралар күрә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Кырчылык тармагыннан югары табыш алудан тыш, Рамил республика программалары белән беррәттән, федераль программаларда да бик теләп катнаша. Быелгы сезонда гына да ул машина-трактор паркын берничә төрле техника һәм тагылма агрегат белән тулыландыра алды.

Ә инде моңа кадәр эштә кулланылган һәм киләсе сезонга аларны ремонтлау өчен быел ул үз көче белән өр-яңа механик остаханә дә тергезеп куйды. Дүрт кешене эш белән тәэмин итүче фермер: “Эшчедән нәтиҗә таләп иткәнче, аңа эшләргә шартлар тудырырга кирәк”, - дигән фикердә тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100