news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы фермеры 250 баш малга торак төзергә керешкән

Абзарны 300 баш терлек сыярлык итеп киңәйтү ихтималын да күз уңында тоталар.

(Ютазы, 24 сентябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы"  , Илмира Галиева). Ютазы районы фермеры Ансель Вафауллин сөт бирүчән малчылык белән шөгыльләнә. Фермада бүгенге көндә 700 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 150 башы - сыер. Аларның һәркайсы көн саен 20 килограммга кадәр сөт бирә. Терлекчеләр тәүлегенә уртача өч тонна сөт сава. Әмма фермер өчен бүген иң зур проблема – ул торак кытлыгы, дип яза җирле басма.

- Таналарны бәйләргә араннар җитми. Киләсе елда бозау китерәчәк бер йөздән артык башмак тананы бастырырга урын юк. Алар артыннан 300 баш тана җитешеп килә. Шулар арасыннан 300 килограмм авырлык җыйганы 120 баш, - ди Ансель Альберт улы.

Менә шул торак кытлыгы быел яшь фермерны хуҗалык ысулы белән төзелешкә керешергә мәҗбүр иткән дә инде. Эшне ул капиталь ремонтлауга яраклы түгел дип табылган абзарны сүтүдән башлаган. Аннан чыккан торбаларны, җитмәгән өлешен сатып алып, субай итеп кага. Булачак торак нигезе цемент измәсе белән катырыла.

- Төзелешне 250 баш малга исәп тотып башладык. Кесә мөмкинлегенә карап, 300 баш сыярлык итеп киңәйтү ихтималын да күз уңында тотабыз. Биредә сыерларны урнаштырачакбыз. Шуңа күрә проектны савым зал кертеп ясадык, - дип бәян итте әңгәмәдәшем.

Шул арада миксер килеп җитте. Төзүчеләр бригадасы үз эшен дәвам итте. Хуҗалыкта җиргә кар ятканчы булачак абзарның каркасын тулаем ясап бетерүне максат итәләр. Сүтелә башлаган бина бүген хәрабәне хәтерләтеп торса да, фермер бу урында тулы тәртип булачак, дип ышандырды. Агач корылмалар сүтелеп инде профилакторийда кышын мичкә ягарга әзерләп куелган. Диварларны сүтүдән чыккан таш һәм кирпеч яңа торакның идәненә түшәләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100