news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районы Әбсәләм авыл җирлеге базасында ветераннар советының чираттагы утырышы узды

Очрашу Ветераннар оешмасының җирле башкарма хакимияте белән үзара хезмәттәшлеген ныгыту темасына багышланган иде.

(Ютазы, 16 июль, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районы Әбсәләм авыл җирлеге базасында район ветераннар советының чираттагы утырышы узды, дип яза җирле басма.

Ветераннар оешмасының җирле башкарма хакимияте белән үзара хезмәттәшлеген ныгыту темасына багышланган очрашуны район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова алып барды. Әбсәләм авылы башлангыч ветеаннар оешмасы җитәкчесе Миңнегөл Мостафина, Кәрәкәшле авылындагы аның хезмәттәше Гөлнур Хәнипова үз территорияләрендә өлкәннәр, аеруча ялгыз яшәүче, авыру кешеләр белән уздырылган чараларны бәян итте. Ахырда Зоя Васильевна, өлкән кешене кайгырту беренче чираттагы бурыч, дип башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте.

Әлбәттә, утырышның күңелле өлеше дә булды – Әбсәләм авылының “Сердәш” ансамбле чарада катнашучыларга күңелле ял мизгелләре бүләк итте. Һәм киң күңелле хуҗалар кунакларны чәй табыны артына дәште.

news_right_1
news_right_2
news_bot