Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазы районы башлыгы аграрчыларны җитештерү процессын ныклы контрольгә алырга чакырды
“Уңыш” җәмгыяте базасында узган киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев агросәнәгать тармагы җитәкчеләре алдына нәкъ менә шундый бурыч куйды
(Ютазы, 16 август, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы башлыгы аграрчыларны җитештерү процессын ныклы контрольгә алырга чакырды. “Уңыш” җәмгыяте базасында узган киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев агросәнәгать тармагы җитәкчеләре алдына нәкъ менә шундый бурыч куйды, дип яза җирле басма.
Киңәшмәдә игеннәрне урып-җыю эшләре барышы бәяләнде. Болай да табигать шартлары аркасында соңарып керешелгән уракка куәт өстәү алшарт итеп куелды. Бүгеннән көзге чәчү сроклары керүен күздә тотып, Нуриев бу эшкә дә җитди якын килүне максат итеп куйды. Җитәкчеләр көзге чәчү өчен туфрак һәм симәнә әзерләү турында киңәш-табыш итте. Көн кадагыннан терлекчелек тармагы да төшеп калмады. Бүген җитештерү күләмен саклау өчен малларга концентратлар бирү күләмен арттыру таләп ителә, диелде киңәшмәдә.
- Терлекчелек тармагын үстерми торып, авыл хуҗалыгын үстерү мөмкин түгел, - дип басым ясады Нуриев.
Көндәлек эшләргә багышланган киңәшмәнең күңелле өлеше дә булды – район башлыгы Рөстәм Нуриев фермер Фирдәүс Гафиятовны юбилее белән тәбрик итте. Аңа мактау грамотасы тапшырды һәм уңышлы хезмәт көннәре теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз