Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазы районы балалары – берләре укырга теләми, икенчеләре – транспортта, өченчеләре...
Район башкарма комитеты карамагындагы балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссия утырышы узды.
(Ютазы, 15 май, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы балалары – берләре укырга теләми, икенчеләре – транспортта чаба, өченчеләре – караклык юлына баса, дип яза район газетасы.
Район башкарма комитеты карамагындагы балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссия әгъзаларына узган утырышта кабул ителгән карарларның берсе дә җиңел бирелмәде.
Һава торышының утырып киткәнен генә көткән кебек, урамда мототехника тавышы яңгырый башлый. Алар белән идарә итү хокукы бирүче яшь җитмәскә карамастан, ике көпчәкле транспорт “җене” кагылган малайларның бу юлы икесенә комиссия әгъзаләре каршына кереп басарга туры килде. Әмма барыннан да бигрәк сәүдә нокталарының берсеннән татлы товар чәлдергән үсмернең үзенә генә түгел, аның әнисенә дә кызарырга туры килде. Татарстанда гамәлдә булган комендант сәгатен дә әле инкяр итмәделәр. Шулай да аның белән исәпләшергә теләмәүче малайлар һәм кызлар очрап кына тора хокук саклау органнары вәкилләренә. Комиссия әгъзаләре һәр беркетмә буенча тиешле карар кабул итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз